Бүген басуларда фәкать “Мензелинские зори” хуҗалыгы игенчеләре генә эшләде.
Табигать көйсезлеге язгы кыр эшләрен ритмлы эшләргә комачауласа да, әлегә темп узган елгыдан түбән түгел.
Район башлыгы Айдар Салаховның хуҗалыкларда булуының төп максаты - уҗымнарны тукландыру, язгы чәчүнең барышын контрольгә алу иде. Алар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм идарә агрономы Равил Сәйфиев белән Мөшеге бүлекчәсе, “Заиковский”, Калморза, “Август”, “Мензелинские зори” хуҗалыгы басуларында булдылар.
-Районыбыз агрономнарының яңа технологияләрне белеп кулланулары нәтиҗәсендә былтыр игенчелектә сизелерлек уңышка ирештек. Уҗымнарның торышы да күңелдә өметләр уята. Көзен һәм язын керткән ашламалар файда китергәне күренеп тора. Язгы культураларны да сузмыйча, бөтен алдынгы технологияләрне кулланып, бер-береңнән өйрәнеп чәчеп бетерәсе бар, диде Айдар Салахов хәтфә кебек җәелгән басуларда агрономнар белән әңгәмә корганда.
Бүгенге көндә 9486 гектарда язгы культуралар чәчелде. “Мензелинские зори” пар җирләренә сидерат (горчица) чәчә башлады.
“Заиковский” 50 процент мәйданда язгы культуралар чәчәргә өлгерде. “Бекон” җирләрендә дә җанлылык сизелә башлады.
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/ukorenenie-vskhodov-daet-nadezhdu