2020 елның беренче кварталында Татарстан Росреестрына арбитраж управляющийларның гамәлләренә (гамәл кылмауларына) каршы 148 дәгъва керде.
Тулаем алганда, кергән гаризалар нигезендә Татарстан Росреестры тарафыннан агымдагы елның өч аенда административ хокук бозулар турында 39 беркетмә төзелде: административ хокук бозулар турында эшләрнең туктатылуы хакында 35 карар; административ хокук бозу турында эшләр кузгатуны кире кагу турында билгеләмә - 33; 37 - гариза бирүчегә җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.