Коронавирус Татарстанда юллар төзелешенә һәм ремонтлауга киртә булалмый

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Республикада финанслау белән кытлык булмаячак. Эшләр саклану чараларын кулланып башкарылачак.

Коронавирус белән вәзгыять республикада юллар төзелешенә һәм ремонтка бернинди тискәре йогынты ясамаячак. Бу турыда бүген видеоконференция режимында брифингта юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин хәбәр итте.

-Барлык программалар эшләвен дәвам итә, финанс кытлыгы юк, эшләр Роспотребнадзор тәкъдим иткән махсус режимны саклап алып барыла, - диде министр.

Республикада быел 150 км дан артык федераль юллар ремонтланачак. Министр шулай ук М-7 трассасын реконструкцияләү дәвам итәчәген белдерде.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/koronavirus-ne-stanet-prepyatstviem-k-stroitelstvu-i-remontu-dorog-v-tatarstane

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International