Бүген, 28 апрельдә, тыл хезмәтчәне, Степановка авылында яшәүче Богомолова Анна Андрияновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Анна Андриановна Минзәлә районы Степановка авылында туган. Утлы сугыш елларында үсмер чагыннан ук өлкәннәр белән янәшә колхозда эшли башлый. Гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы. туган колхозында хезмәт куя. 90 яшьлек хезмәтчәннең БВС Җиңүгә юбилей медальләре һәм рәхмәт хатлары бар.
Сезгә ныклы сәламәтлек, яшәү көче, шатлык һәм иминлек телибез!
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов