Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Республиканың Актаныш муниципаль районында урман үсентеләрен законсыз кисү факты буенча Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы материаллары буенча җинаять эше кузгатылды.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урман кануннары үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасының Минзәлә урманчылыгы территориясендә 37 куб.метр күләмендә 100 төп каен  агачының законсыз киселүе ачыкланган.

Урман фондына китерелгән зыян 390 мең сумнан артык.

Табигатьне саклау прокуратурасы материаллары буенча Россия ЭЭМнең ТР Актаныш районы буенча бүлеге тарафыннан РФ ҖКнең 260 статьясы 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды (аеруча зур күләмдә кылынган урман үсентеләрен законсыз кисү).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International