Үзизоляция режимын үтәү турында район халкына мөрәҗәгать

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!
Бүген безнең районда коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары расланмады һәм бу безне куандыра.
Мин сезне үзизоляция режимын үтәүгә зур җаваплылык белән карарга чакырам.
Үзизоляциянең COVID19 таралуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара икәнлеге расланды инде. Һәм без кешеләр арасында аралашуны максималь чикләргә һәм үзизоляциядә булырга тиеш. өйдә булу - үзең, туганнарың һәм якыннарың, хезмәттәшләрең һәм шәһәребез халкы өчен үз-үзеңне җаваплы тоту.

Исегезгә төшерәм, районда ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерү өчен волонтерлык ярдәме оештырылган. Халык күп йөри торган урыннарда дизенфекция ясау даими төстә башкарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International