Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта үзизоляция

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Интернат-йортта үзизоляциядә тәүлек буе сменалы график буенча эшләүче 19 хезмәткәр яшәячәк. 5 кеше үз хезмәт функцияләрен дистанцион реңимда башкарачак. 13 хезмәткәр вәзгыять яхшырганчы эшкә килмәячәк.

Хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары һәм кирәкле гигиена чаралары белән тәэмин ителгән.

Район башлыгы Айдар Сәлахов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев җитәкчелегендә Минзәлә районы исеменнән карантин чорына үзизоляциядә булган Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Минзәлә коррекция интернат-мәктәбеннән матраслы караватлар, азык-төлек: бәрәңге  - җитәкче КФХ Дәүләтов, кәбестә, суган  - "Камский Бекон" ҖЧҖ җитәкчесе Р.Р.сафиуллин, шулай ук шәхси саклану чаралары - битлекләр  - ШЭ С.Степанова.

 Интернат-йортны үзизоляциягә әзерләүдә ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International