Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә "Эш башлаучы фермер" халыкара бизнес-уенның төбәк этабын уздыра.
Читтән торып төбәк этабында катнашуга Нигезләмә нигезендә документларның тулы пакетын сыйдырган заявкалар кертелә. Заявкалар 22 майга кадәр amo-rt@mail.ru электрон адресына кабул ителә.