Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 24 апреле, җомга

26 апрель – Халыкара радиация аварияләре һәм катастрофалар корбаннарын искә алу көне

1986 елның 26 апрелендә, 1 сәгать 23 минут 49 секундта, Чернобыль АЭСында дүртенче энергоблокта булган ике көчле шартлау бөтен дөньяны селкетте.

Миллионлаган кеше тормышы бу трагедия шарлавыгына эләкте. Бу көн бер хатирә, бер кайгы, бер өмет белән яшәүчеләрне һәрчак берләштерәчәк.

Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү кмоплекслы үзәгенең гаилә белән эш буенча белгече Ольга Бывальцева балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча "Җиңү варислары" эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшнең дистанцион формаларын кулланып, чаралар уздыра.

 20 апрельдән социаль хезмәтләр алучылар өчен "Чернобыль - 34 елдан соң" тематик стендын иң яхшы бизәүчегә конкурс игълан итте. Иң яхшы эшләрдән учреждениедә стенд эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International