24 апрельдә 1 нче Белорус фронты гаскәрләре Берлиннан көньяк-көнчыгышкарак 1 нче Украина фронтының уң флангы алдынгы частьләре белән очраштылар. Дошманның франкфурт-губен төркеме чолганышы тәмамланды.
Жуков гаскәрләре немец башкаласының төньяк һәм көнчыгышында Силез вокзалыннан төньяктарак һәм көчныгыштарак урнашкан шәһәр районнарын һәм кварталларын яулап, урам бәрелешләрен двәам итәләр.
1 нче Украина фронты гаскәрләре Берлинның көнҗяк өлешендә Тельтов каналны кичүне башлыйлар.
1945 елның 24 апреле. Сугыш ахырына кадәр 15 көн кала.