Бүген тыл ветераны Корбангалина Рәҗибә Уматкол кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәне Корбангалина Рәҗибә Уматкол кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рәҗибә Уматкол кызы Мөслим районының Тат. Бүләр авылында туа. Сугыш вакытында Киров өлкәсендә торф чыгара. Сугыштан соң Минзәлә шәһәре ашханәсендә официант булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы кибеттә сатучы була. Ире белән ике бала үстерәләр. 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы килеп йөри.

Хөрмәтле Раҗибә Уматкол кызы!

Чын күңелдән котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.

Сезгә нык сәламәтлек. күңел тынычлыгы һәм иминлек телибез.

Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы                                 А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International