Татарстан Росреестры эскроу-счетлардан файдалану турында

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр көченә кергән вакыттан (2018 елның 1 июле), Татарстан росреестры эскроу-счет кулланып өлешле төзелештә катнашуга 2923 килешү теркәлгән.

Юридик затларның күчемсез милкенә һәм өлешле катнашу килешүләренә дәүләт теркәве бүлеген башлыгы Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда эскроу-механизмын кулланып 45 күпфатирлы йорт төзелә: 33 - Казанда, 4 - Яр Чаллыда, 5 - Биектауда, 2 - Лаешта, 1 - Алабугада.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән төзелеш башлаучылар өлешчеләрнең акчаларын турыдан-туры җәлеп итә алмыйлар.

+8 843 255 25 10,

8 917 913 50 41

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International