Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы республика халкын игезәк сайтлар хезмәтеннән качарга һәм алар турында хәбәр итәргә чакыра

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Үзчикләү чорында илдә килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, дистанцион алу мөмкинлеге булган онлайн-хезмәтләргә ихтыяҗ артты. Моның белән Росррестр һәм Федераль кадастр палатасы сайтларын кабатлаучы игезәк сайтлар оста файдалана.

Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары шуны ассызыклый:

электрон рәвештә тапшырылган документның дөрес булуы билгеләренең берсе - хокукларны теркәү органының расланган электрон имзасы булу.

Әгәр дә сез игезәк сайтларга мөрәҗәгать итеп, алардан күчемсез милек өлкәсендә дөрес булмаган мәгълүматлар алганда финанс югалтуларына дучар ителгәнсез икән, бу турыда безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз

 rosreestr_tatarstana (ww.instagram.com/rosreestr_tatarstana/) яки электрон почта аша  press@rosreestr.org,

+8 843 255 25 10

 

+7 950 326 92 02

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International