Хөрмәтле коллегалар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Халыкның җирле үзидарә органнарына ышанычы - җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу, үз мәнфәгатьләрен яклау хокукларын гражданнар гамәлгә ашыра торган дәүләт хакимиятенә халыкның мөнәсәбәтенең иң мөһим күрсәткечәләреннән берсе.
Безнең максат - гражданнарның хокукларын яклау һәм халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру.
Сүз дә юк, җирле үзидарә органнарының оператив эш итүенә, вәзгыятьне аңлавына, барлык буыннарның җайлы эшенә, перспективага эшли белүенә шушы мөһим мәсьәләләрне хәл итү бәйле.
Бүген, килеп туган вазгыятьтә, бердәмлек, агымдагы хәлнең катлаулыгын аңлау, үзебезгә бәйле барлык эшләрне башкару зарур.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет, гаилә иминлеге, күтәренке кәеф, һөнәри эшчәнлегегездә яңа үрләр һәм зур казанышларга ирешүегезне телибез. Йортларыгыдагы мохит кулай, кызыклы кичерешләр һәм күңел күтәренкелеге телим!.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов