Хөрмәтле православие дине тарафдарлары, минзәләлеләр!
Сезне зур бәйрәм – Изге Олы көн белән котлыйм! Бу бәйрәм тормыш шатлыкларын һәм яңарышны тасвирлый, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычны ныгыта. Изге Гайсә якшәмбесе белән бәйле тантана халкыбызның тарихи тамырларын һәм тирән традицияләрен аңларга һәм танырга ярдәм итә.
Гайсәнең яңадан тууын диндарлар һәр заманда илебезне көчле һәм ныклы иткән әхлакый байлыкларга тугрылык, рухи яктан кабат туу символы буларак кабул итәләр. Олы көн безгә һәрбер кешенең бу дөньяга игелек кылу һәм матурлык тудыру өчен килүен искәртә.
Бүгенге катлаулы вазгыятьтә, игелеклелек һәм сабырлык, кеше хәленә керә һәм кичерә белү, ватанпәрвәрлек һәм якыннарыбызны яратуыбызны белдерергә кирәк.
Бу көн һәр йортка шатлык һәм ышаныч, күтәренке кәеф, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч алып килсен.
Гаиләләрегездә тынычлык, игелеклелек, үзара килешү, мәхәббәт һәм киләчәккә ышаныч хакимлек итсен!
Хөрмәт белән, район башлыгы Айдар Сәлахов