Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, туңга сөрелгән җирләдә дым каплату, күпьеллык үлән басуларын тырмалау гомум төс алды.
Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар - 9091, күпьеллык үләннәр 1549 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр - 3099, көзге культуралар - 4353 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату 34959 гектарда башкарылган. Район буенча иртә сабан культуралары 1970 гектарда чәчелде.”Дәүләтов” КФХсы эшчәннәре кишерне - 30, аш чөгендерен - 10 гектарда чәчтеләр,суганны 20 гектарда утырттылар.
-Хәзер көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тиз арада төгәлләү зарури. Яңгырлар да явып үтте, бу игенчеләребез файдасына, чәчү комплексларын эшкә җигеп, чәчүне сыйфатлы итеп башкару,-район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков.
Район буенча барысы 36055 гектарда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчәсе бар.