Кыр хәбәрләре: аграрийлар язгы кыр эшләре барышында яуган карның зыян китермәвенә ышана.

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүгенге көндә һава шартлары Татарстанның кайбер районнарында кыр эшләрен паузага куйды. Кайбер урыннарда карның калынлыгы 5 смга җитә. Әмма аграрийлар оптимистик рухта эшли.

Әгерҗе, аксубай, Әлмәт, Кукмара. Яңа Чишмә районнарының авыл хуҗалыгы идарәләреннән хәбәр ителгәнчә, эшләр, әлбәттә тукталган.

"Үсентеләр әле тишелмәде, шулай булгач, зыян юк. Һава температурасы плюс тамгасы белән," диләр алар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International