Кичә һәм бүген иртән яңгырлар явып узды. Яңгырга чаклы керткән минераль ашламаның көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә файдасы күп, хәзер керткән ашлама уңышка эшли башлады.
(Минзәлә, 13 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә хәзерге вакытта дым каплату, уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәр басуларын тырмалау гомум төс алды. Район хуҗалыкларында көзге культуралар-8629, күпьеллык үләннәр 1236 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-3099, көзге культуралар-4126 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-33111 гектарда башкарылган. Район буенча 1100 гектарда иртә сабан культуралары чәчелде “Заиковский”да арпа-130, “Калморза” да арпа-600, борчак-250, солыны-50 гектарда җир куенына иңдерде. “Дәүләтов” КФХсы эшчәннәре кишерне-30, аш чөгендерен-10, суганны 20 гектарда чәчтеләр.
- Хәзер көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тиз арада тырмалауны төгәлләү зарури. Хәзер төп максат- чәчү эшләрен дә тизләтеп, сыйфатлы итеп башкару, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев. Барлыгы хуҗалыкларда 5262 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.
Район буенча барысы 36055 гектада бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчәсе бар.