Язын туфрак тиз кибә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

(Минзәлә, 12 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә хәзерге вакытта дым каплату, уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәр басуларын тырмату гомум төс алды. Район хуҗалыкларында көзге культуралар-8584, күпьеллык үләннәр 1435 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-2889, көзге культуралар-3242 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-31557 гектарда башкарылган. Язгы кыр эшләрендә  “Калморза”, “Заиковский”, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе  эшчәннәре алда баралар. “Заиковский”да арпа-70, “Калморза” да арпа-400, борчак-150 гектарда җир куенына иңдерелде.

- Хәзер көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тиз арада тырмалауны төгәлләргә, чәчү эшләрен дә тизләтергә кирәк, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев.  Барлыгы хуҗалыкларда 5062 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International