Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату буенча эшләр дәвам итә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Бу арада көннәр коры тора, көчле җил исә, дым каплатуны тиз арада башкармасаң туфрак кибә, басулар яргалана, бер гектардан көн саен 100 тоннага якын су парга әйләнә.

(Минзәлә, 8 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев)

Район хуҗалыкларында көзге культуралар-8584, күпьеллык үләннәр 1336 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-1136, көзге культуралар-1085 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-4788 гектарда башкарылган.

- Хәзер көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тиз арада тырмарга кирәк, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев.  Барлыгы хуҗалыкларда 4320 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International