Язгы-көзге янгын куркынычы булган чорда янгын куркынычсызлыгы чаралары

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Яз һәм җәй - янгын куркынычы югары булган чор.

Практикадан күренгәнчә. янгын килеп чыгуга иң беренче чиратта халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве, янгын су чыганкаларының хәзерлексез булуы, хуҗалыкларда янгынга каршы техниканың булмавы сәбәпче була.

Бу вакытның чын проблемасы - үләннәрне һәм чүпне караучысыз яндыру.

Бу сәбәпле еш кына торак йортлар, каралты-кура, бакча йортлары яна. Коры җилле һава шартлары булганда ачык ут яндырырга ярамый.

Хөрмәтле минзәләлеләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International