Республика халкы сервиста теркәлү турында сорауларны бирә һәм аның эше турында өстәмә мәгълүматне белә ала.
Контакт-үзәккә мөрәҗәгать итү һәм өйдән чыгу өчен SMS-хәбәр буенча теркәлүдә ярдәм алу мөмкинлеге туды. Бу хакта онлайн режимында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин журналистларга хәбәр итте.
Кайнар элемтәгә 8 (800) 250-90-33 номеры аша шалтыратырга була. Тулырак мәгълүмат covid19.tatarstan.ru сайтында.