Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!
Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим.
Безнең илебез тарихы - ул патриотлар тарихы, сугыш һәм хезмәт батырлыклары тарихы. Бүген без канлы сугышта Ватанны саклап кабатланмас батырлык үрнәкләре күрсәткән ата-бабаларыбызны горурлык хисләре белән искә алабыз.
Бүген районыбызның Ватанны саклаучылар сафына алынган яңа буыны Россия Армиясе һәм Флотының тарихи традицияләренә тугрылыклы булуларын беләбез. Аларга да туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Бүгенге бәйрәм көнендә мин районыбызның һәр кешесенә саулык-сәламәтлек һәм бәхет, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш, илебез чикләренә тынычлык һәм аяз күк йөзе телим.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов