Хайваннарга карата җаваплы караш турындагы Канунның кайбер нигезләмәләре көченә керде.

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан эт хуҗасының койма белән тотылган территориясеннән тыш борынчыктан һәм йөгәннән башка потенциаль куркыныч тудыручы этне иректә йөртү тыела.

Андый эт барлыгы хакында территориягә керү урынында кисәтү язуы булырга тиеш.

Потенциаль куркыныч тудыручы этләр исемлеге РФ Хөкүмәтенең 29.07.2019 елдагы 974 номерлы Карары белән расланган.

Хайваннар белән аралашу өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм җәмәгать контроле булдыру күздә тотыла.

 

Зоопаркларда, зообакчаларда, циркларда, зоотеатрларда, дельфинарийларда һәм океанариумнарда хайваннарны тоту һәм алардан файдалану буенча эшчәнлекне лицензияләү турында Нигезләмә расланган.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатма бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International