Әлеге абоненментлар ел дәвамында атнага бер тапкыр түләүсез нигездә бассейнга йөрү мөмкинлеге бирәчәк.
"Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рамзил Бәдриев район ветераннар советы һәм ветераннар хоры вәкилләренә тантаналы шартларда бассейнга түләүсез йөрүгә абонементлар тапшырды.
-Район җитәкчелеге тәкъдимнәре буенча без җәмәгать тормышында актив катнашучыларга - уку алдынгыларына, спортчыларга, иҗтимагый оешмалар вәкилләренә - ярдәм итәбез, рәхәтләнеп ял итсеннәр, шөгыльләнсеннәр өчен бассейнга бушлай йөрү мөмкинлеге тудырабыз, диде ул.
Үзләрен онытмаганнары, абонементлар белән бүләкләгәннәре өчен ветераннар Советы һәм хоры исеменнән Рәйсә Фәхриева һәм Луиза Идиатуллина рәхмәт белдерделәр.
Бассейнга абонементлар шулай ук район сукырлар җәмгыятенә һәм инвалидлар җәмгыятенә дә әзерләнгән.