Каникуллар - балалар өчен иң күңелле чор. Балалар һәм үсмерләр ялының актив һәм мавыктыргыч булуы бик мөһим.
3 гыйнварда Муса Җәли исемендәге паркта "Веста" КФҮ хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында "Кышкы чилл" күңел ачу уен программасын уздырды.
Чара барышында балалар рәхәтләнеп күңел ачты, үз сәләтләрен күрсәтте, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздырды.