Пенсия фонды гыйнвар пенсияләрен китерү срогын хәбәр итте

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Түләүләрне Рсссия почтасы аша алучы пенсионерларга пенсия 2020 елның 4 гыйнварыннан башлап, түбәндәге график нигезендә оештырылачак.

4 гыйнварда пенсияне 4, 5 гыйнварда алучылар, 6 гыйнварда - 6, 7 гыйнварда алучылар алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре, 1 февральдән - айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасын, 1 апрельдән - социаль һәм дәүләт пенсияләрен алучыларга индексация уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International