Әлфия Когогина 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш нәтиҗәләрен йомгаклады
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина 2019 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш нәтиҗәләрен йомгаклады.
2019 ел башыннан депутат тарафыннан хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый төркемнәрдән, күпфатирлы йортлар берләшмәләреннән һәм аерым муниципаль берәмлекләрдән 400 мөрәҗәгать керде.
Актаныш, Әгерҗе, Яр Чаллы, Менделевск, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан 21 гражданнарны кабул итү оештырылган.
Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча, башкарма хакимият органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга бирелгән сораулар буенча аңлатмалар бирелде.