Тагын бераздан тылсымлы һәм әкияти бәйрәм - Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез.
Район инвалидлар җәмгыяте өчен Яңа ел тамашасын күрсәтү Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары өчен традициягә әверелде.
Күңелле уеннар, җыр-бию, бәйрәмнең шаян кунаклары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы җыелган халыкның кәефен күтәрде.