Иркәнәштә семинар

2019 елның 27 декабре, җомга

Авылларыбызда семинарлар булып тора һәм аның чираттагысы Иске Иркәнәш авыл җирлегендә үтте.   Семинар-киңәшмәдә катнашучылар район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Наил Хисамбиев белән берлектә Кызыл Төбәк авылында Илдар Сәхәбиев һәм Дамир Шайхазаровның шәхси ярдәмче хуҗалыгы  эшчәнлеге белән таныштылар. Бүгенге көндә Илдарның хуҗалыгында 8 баш савым сыеры, 3 баш танасы һәм үгезе, калганнары бозаулар. Ә Дамирның хуҗалыгында 6 баш савым сыеры, 3 баш тана һәм 6 баш бозау бар.  Аларның икесе дә дәүләттән бернинди ярдәм алмыйча үз хуҗалыкларын алып баралар. Бу уңганнар ит һәм сөт җитештереп саталар.    Дамир Шайхазаров быел гына да 280 мең сумлык сөт җитештереп саткан. Кызыл Төбәк авылында 6 кеше бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр, бергә печәнен чабалар, төргәклиләр һәм алып кайталар. Бергә эшләгәч эшнең авырлыгы сизелми дә, ди алар. Аннары семинарда катнашучылар Иске Иркәнәш авылында эшләп килүче Ләйсән Миннеханова КФХсы эшчәнлеге таныштылар. Бу КФХ июль аенда ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгың “Эш башлаучы фермер” программасында катнашып, грант  отып 3 миллион сум күләмендә акча алды.  Биредә 40 баш савым сыеры, 16 баш тана, 28 баш үзез, 4 баш ат асрый. Сөтне Чаллы кешеләренә алып барып саталар. Монда 10-12 метр зурлыктагы катнаш азык склады төзи башлаганнар. Бу КФХның үз җире булмаганлыктан җирләрне пайчылардан сатып алганнар һәм ул 80 гектар мәйданны били. Ринас Фәйдеровның шәхси хуҗалыгын карадылар, әлеге хуҗалык дәүләттән бернинди ярдәм алмыйча 9,5х22 метр зурлыкта терлекләр абзары төзи башлаган, киләсе елда ул аны төзеп бетерергә планлаштыра.  Ринас үз хуҗалыгында 10 баш савым сыеры һәм 15 баш бозау тота. Көн аралаш сөт җыючы эшмәкәргә 120 литр сөт тапшыра.  Әле моның өстенә аның 24 баш сарыгы да бар. Торакны төзеп бетергәч ул анда савым сыерлары санын 15 башка җиткерәчәк.  Бүгенге көндә 10 баш сыерыннан сөт тапшырып акча эшли һәм авыл кешеләренә дә сата. Җирлектә ике берәмлек КФХ эшли, тик менә Резеда Шәрәфетдинованың КФХсы күрсәтсәләр бик яхшы булыр иде.  КФХның берсендә булып, икенчесен карамау бик килешеп бетми бит югыйсә.

 Чараның пленар өлеше  Иске Иркәнәш  авылы  мәдәният йортында үтте.  Иске Иркәнәш авыл җирлегенең 2019 еллардагы эшчәнлеге белән авыл җирлеге башлыгы Илгизәр  Камалов таныштырды. Җирлектә 279 хуҗалык бар, шуларның 152 се мөгезле эре терлек асрый.

Җирлек халкында 501 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 210 башы савым сыерлары, калганнары симертүдәге терлекләр. Җирлек халкы бер ел эчендә мөгезле эре терлекләр санын киметмәгән.   Җирлек халкы мини ферма һәм эш башлаучы фермер программаларында катнашырга исәп тота. Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлекләре башлыкларын  инфрактураны яхшыртуга юнәлдерелгән республика, Президент программаларында актив катнашу бурычын куйды һәм һәр авыл җирлеге башлыгына 2020 елда һәр программа буенча икешәр кешене җәлеп итәргә кушты. Авыл кешеләренең гаилә бюдҗетына файда китерерлек эшкә җәлеп итәргә кирәклеген азсызыклап үтте. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп болай диде:

-Безнең бурыч Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә республика хөкүмәте кабул итә торган программалар аша республика һәм район дәрәҗәсендәге күрсәтелгән ярдәм турында сөйләү, аларны авыл халкына аңлату. Әлеге чаралар беренче чиратта авылларның яшәү рәвешен саклап калуга юнәлдерелә. Авылда үз бизнесын үстерүгә әзер булган инициативалы кешеләрне эзләп табып, аларга мәгълүмат бирү эшен көчәйтү зарури, диде.

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев район авыл җирлекләренең 2019 елда эшләгән эшчәнлекләренә йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар буенча чыгыш ясады. Ул  үз чыгышында Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга каралган ярдәм чараларының төрләре турында сөйләде.  Фермерларга ярдәм итү максатларында  минифермалар төзү, “Гаилә фермасы”сы , “Эш башлаучы фермерларга ярдәм”  программалары һәм башкалар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. КФХлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга шулай ук төрле программалар аша ярдәм күрсәтү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим. Авылларда эш башлаучыларга авыл җирлеге башлыклары ярдәм итәргә тиеш, кешене проблемалар белән үзен генә калдырырга ярамый.  

 Элеккеге елларда фермер булырга теләүчеләргә башкарма комитетның бүлекләре җитәрлек ярдәм күрсәтә алмадылар. Хәзер бу эш белән Наил Хисамбиев шөгыльләнә.  Ул бу эштә быел шактый гына тәҗрибә туплады. Ул грант алырга теләүчеләр белән Казан шәһәренә үк барырга әзер. Районда документлар әзерләүне дә ныклы контрольдә тота. 2019 елда терроризм һәм экстремизм буенча профилактикалау нәтиҗәлелеге һәм 2020 елга бурычлар турында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International