Районыбызның Яңа Айман авылында гомер итүче Мәрзия Фатыйх кызы Фатыйхова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Бу көнне юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде, кунаклар, якыннары сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы теләделәр. Мәрзия апаны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизянов килгән иде.
Мәрзия Фатыйховна Яңа Айман авылында туган. Бөтен тормышын туган колхозына багышлаган, төрле эшләрдә эшләгән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Яшенә карамастан, сәламәтлеге яхшы, кәефе күтәренке. Әле дә күзлексез укый, туган авылы һәм районы яңалыклары белән кызыксына. Йорты һәрчак балкып тора, шат күңел белән кунаклар кабул итә.
Мәрзия Фатыйховнаның 5 оныгы, 13 оныкчыгы бар, алар аны сөенедереп кенә тора.