Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы мөгаллимнәре һәм студентлары Республика җиңүчеләре һәм призерлары исемлегендә

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Узып баручы елның декабре Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы коллективына мөгаллимнәр һәм студентлар өчен һөнәри осталык Республика конкурсларында берничә җиңү китерде.

20 декабрьдә Г.тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында ТР Һөнәри белем оешмаларының татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре арасында һөнәри осталык буенча Республика конкурсы узды. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Андреева катнашты, югары педагогик осталык күрсәтеп, "Иң гыйлемле укытучы" номинациясендә җиңү яулады.

10 декабрьдә математика укытучысы А.М.Муллагалиева педагогик осталык буенча шул ук конкурста "Интеллект һәм талант" номинациясендә җиңүче булды.

Тулырак:

http://menzela.ru/news/novosti/prepodavateli-i-studenty-menzelinskogo-selskokhozyaystvennogo-tekhnikuma-v-chisle-pobediteley-i-prizerov-respublikanskikh-konkursov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International