Яңа елны һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында иминлекне тәэмин итү - 2019 елда Минзәлә районында террорга каршы комиссиянең йомгаклау утырышында каралган төп мәсьәлә булды.
Комиссия утырышында хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 14 гыйнварына кадәр район Эчке эшләр бүлегенең тулы составы көчәйтелгән режимда эшләячәк. Ә авыл җирлекләрендә оператив торышны контрольдә тоту максатыннан мобиль төркемнәр эшләячәк.
Тәртип саклауга "ФОРПОСТ" та, халык дружинасылары да җәлеп ителер дип көтелә.
Утырышта шулай ук никотин катнашмаларын (снюс) куллануны профилактикалау, мәдәният, мәгариф, спорт объектлары иминлеге мәсьәләләре дә каралды.