28 декабрьдә Минзәләдә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Шәһәребезнең Октябрь мәйданында Яңа ел бәйрәменә багышланган кышкы ярминкә була. Әлеге ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, КФХлар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәһәребезнең урта уку йортлары, мәктәпләр, балык участогы, үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Сатуда киң ассортиментта төрле ит, сөт продуктлары, балык, бал, катнаш азык, бәрәңге, бөртекле ашлык, яшелчә, он һәм башка күп төрле авыл хуҗалыгы продукцияләре булачак.  

Ярминкә шимбә көнне, ягъни 28 декабрь көнне шәһәребез үзәгендә иртәнге сәгать 8 дә башлана.

Шәһәребездәге ярминкәдә бәяләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән суммада булачак.

Ярминкәдә катнашучыларны Кыш Бабай белән Кар Кызы котлаячак.  Ярминкәдә экологик чиста продукция сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәркемнең күңеленә хуш килерлек концерт программасы да әзерлиләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International