Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина "Интернет челтәрдән башка планета" програмамсы кысаларында "Массакүләм мәгълүмат чараларында кеше образы" төркем дәресе уздырды.
Үсмерләр "Мин көчле - мин зәгыйфь", "Энә белән җеп", "Төркемдә әкият" күнегүләрендә, "Минем каһарманым" ролле уенында актив катнаштылар.
Дәрес барышында үсмерләр яңа тәҗрибә алдылар.