Екатерина II Минзәләнең яңартылган күпереннән барыбер узды бит.

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Һич шик юк, 2018 елда уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча Бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсы җиңүчесе булган Минзәлә яр буе шәһәр, район бизәге генә түгел, республиканың йөзек кашы булачак.

Тантаналы рәвештә әлеге проектның беренче чиратын тапшыру хөрмәтенә Минзәлә елгасының Воровский бистәсе ягында районыбыз театр артистлары, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре һәм эшмәкәрләре тарафыннан кызыклы бәйрәм ясалган иде.

Башта чараның кунаклары әлеге якка шәһәр ягыннан елга аша сузылган дамба буйлап, яңа күпер һәм Минзәләнең иң билгеле бренды, әлеге проект кысаларында төзекләндерелгән Екатерина күпере аша килделәр.  

Шунысын да билгеләп үтик: бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Кырым күпере аша тимер юлы хәрәкәте ачылды. Шуның шаукымы буларактыр, Минзәлә елгасы аша күперне әлеге масштаблы Кырым күперенә охшатучылар да табылды районыбыздагы тантанада.

Бәйрәмгә җыелучыларны әлеге тантана белән котлап, район башлыгы Айдар Салахов әлеге проектның торышка ашырулы районыбыз халкы өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте, шушы саллы эшләрне башкаруда ярдәм иткән, теләктәшлек күрсәткән Россия Федерациясе хөкүмәтенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Шулай ук Айдар Фәслахович Минзәлә районы яр буе зонасын төзекләндерүдә намуслы хезмәт күрсәткән “Мензелинск Сервис” җитештерү җитәкчесе Равил Харазовка, электрогазосварщик Илнар Гариповка, электр белән тәэмин итү монтажнигы Владимир Никитинга, төзелеш эшләрен җитештерүче Атлас Гәрәевкә, монтаж эшләрен җитештерүче Александр Юминовка Рәхмәт хатларын тапшырды.

6 чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев әлеге объектның инфраструктур әһәмиятеннән тыш, алдагы буеннарны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте, “Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хаты белән “Мензелинск-сервис” подрядчы оешма генераль директоры Егор Юдинны һәм шулай ук Диана Петрованы бүләкләде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев:

- Минзәлә яр буен төзекләндерү проекты республика масштабында гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә горурланып телгә алырлык эш, дип билгеләп үтте.

Котлау сүзләре белән шулай ук Егор Юдин һәм “Татмелиорация” траст компаниясе генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин чыгыш ясадылар.

Рәсми өлештән соң үз эченә данлыклы Минзәлә ярминкәсе эпизодын һәм фольклор оешмалар чыгышларын алган бәйрәм чарасы оештырылды. Аның кульминациясе – әлбәттә, әби-патша Екатерина II образында ТР халык артисткасы, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Рәзилә Муллинаның чыгышы булды. Ә югарыда телгә алынган рәсми кунаклар, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев ярминкәгә килгән эшчәннәрнең продукциясе һәм яр буе инфраструктурасы белән танышып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International