Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?

2019 елның 20 декабре, җомга

Иң көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел якынлаша.

Яңа ел кәефе тудыру өчен традицион элементларның берсе - электр гирляндасы.

Кибет киштәләрендә, аеруча ел ахырында төрле типтагы һәм конструкциядәге гирляндалар тезелеп тора.

Болар урам гирляндалары, биналарда куллану өчен билгеләнгән төрле озынлыктагы һәм формадагы гирляндалар. Аларның егәрлеге, төсе, төс элементлары һәм лампалар саны да төрле була.

Кулланучыга ничек итеп чынлыкта сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция сайларга соң?

 

Гирлянда сайлаганда, маркировкасына игътибар итегез.- гирляндага беркетелгән документларда, товарның үзендә яки упаковкасында рус телендә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

·җитештерүченең атамасы;

· җитештерүченең ураншкан урыны;

· лампалар тибы һәм электротехник характеристикалар;

· гирлянданың суммар номианль көчәнеше;

·монтаж, эксплуатация кагыйдәләре, саклау шартлары һ.б.лар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International