Сезнең белән 95 һәм 100 яшьлек юбилеегызда да очрашсак иде!

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге һава торышына игътибар итегез: кышкы җылы һава, шул ук вакытта буранлап та ала, кар тутыра. Юбилярыбыз Тәгъзимә апа Мөхетдинованың да тормышы шушы көн кебек тыныч уза, әмма авырлыклар һәм проблемалар өермәсе белән чиратлашып бара. Зирәк акыллы, шаккаттыргыч хатын-кыз ул - Тәгъзимә апа. Аның белән танышуның беренче минутларыннан ук күзне алып булмый. Иң мөһимен әйтергә онытканмын - бүген аңа 90 яшь.

Тәгъзимә апа күпбалалы гаиләдә туа, мәктәптән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Аннары бер ел Пермь шәһәрендә яшәгәннән соң туган шәһәренә әйләнеп кайта һәм дарам театрында кассир булып эшли.

30 ел хезмәт эшчәнлеге Минзәлә Горторгында узган.

Бу көнне юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килде. Алар РФ Президенты Владимир Путин исеменннән котлау, район башлыгы Айдар Салаховның истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

http://menzela.ru/grats/chtoby-my-s-vami-vstretilis-na-vashem-95-i-100-letii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International