Табигатьне саклау прокуратурасы үләт базын эксплуатацияләүдә күпсанлы кимчелекләр булуын ачыклаган

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Казан табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары (биологик калдыклар) белән эш итү өлкәсендә тикшерү уздырды.

Республиканың Минзәлә район территориясендә урнашкан үләт базын эксплуатацияләү ветеринария-санитария кагыйдәләре таләпләрен күпсанлы бозулар белән башкарыла, бу исә үз чиратында аның торышының начараюына китерә.

Аеруча куркыныч авырулар килеп чыгуы мөмкин, бу кеше сәламәтлегенә һәм тормышына, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин.

Канун бозуларны бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуратурасы җирле үзидарә органына объектның ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү турында дәгъва белән Минзәлә район судына мөрәҗәгать итте.

Прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International