Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районының ике авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Автотранспорт чараларын тапшыру тантанасы республика Дәүләт Советы мәйданчыгы каршында узды.

Безнең районна Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов һәм Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов  Chevrolet NIVA яңа автомобильләренә ия булдылар.

Барлыгы 100 автомобиль тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International