Россия Пенсия фондының www.pfrf сайтында электрон кабинетта яңа сервис җибәрелгән.

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча. үз компьютерыңнан, социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны раслаучы белешмә алырга була.

Андый социаль ярдәмнән айлык акчалата түләүләр алучы федераль ташламага ия булучылар файдалана.

Белешмә социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга тапшырыла.

Башлыча ул ташламалы дарулар алу өчен медицина учреждениеләрендә яки Россия тимер юлларында шәһәр яны тимер юл транспортына бушлай йөрү хокукын рәсмиләштергәндә таләп ителә.

Белешмә шулай ук санатор-курорт дәвалануга юллама өчен Социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать иткәндә кирәк булырга мөмкин.

Социаль хезмәтләр җыелмасы суммасы ел саен 1 февральдә индексацияләнә һәм бүгенге көндә ул айга 1121,42 сум тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International