Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында хезмәткә түләү өлкәсендә вәзгыять турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Нәтиҗә күрсәткечләренә ирешү буенча узган ел республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен чагыштырмача уңышлы булды.
«Тулаем продукция күләме 242 млрд. сум көтелә, җитештерү индексы 103,6% тәшкил итәчәк, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Продукцияне сатудан кергән акчалата керем узган елдагыга караганда 15%ка артыграк көтеләчәк һәм 119 млрд сум булачак.