Бүген Минзәләдә үзара салым буенча референдум уза. Минзәләлеләрне иртәнге 7 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр 15 сайлау участогында көтәләр.
Шәһәрдә үзара салым акчаларына агымдагы елда түбәндәге эшләр башкарылды:
Юл-урам челтәре ремонты программасы буенча быел төзелгән "Балачак" яңа балалар бакчасына кадәр 1 километр озынлыкта (гомуми мәйданы - 5150 кв.м) юлга асфалт җәелде, ә үзара салым акчаларына җәяүлеләр өчен тротуар түшәлде (1830 кв.м)
Шулай ук Гурьянов (үзәк хастаханә янында), Красноармейская, Школьная, Речная урамнарыда да тротура түшәлде, Социалистическая урамында барьер койма эшләнде.
Тулырак: