9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә. Бу көнне без Ватаныбызны саклауга. аның мәнфәгатьләрен яклауга, сәяси һәм икътисадый көчен ныгытуга зур өлеш керткән ватандашларыбызны искә алабыз.
3 декабрьдә, тагын бер истәлекле дата - Билгесез солдат көнендә, Минзәлә муниципал районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Ольга Бывальцева социаль хезмәтләр алучы балалар белән бергә туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Музейның фәнни хезмәткәрләре балалар өчен "Хәтерне еллар аша җую мөмкин түгел" дип исемләнгән тематик чара уздырдылар.