Минзәләнең массакүләм мәгълүмат чараларын юл хәрәкәте иминлеген кисәтү мәсьәләләрендә актив хезмәттәшлек өчен бүләкләделәр.
Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен тантаналы төстә бүләкләделәр.
Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры Альберт Якупов, һәм Яр Чаллы территориаль идарәсенең Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе башлыгы Наталья Железкова "ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" Филиалының сайт мөхәррире Марат Хәмидуллинга һәм "Минзәлә FM радиостанциясе" радиоканалының баш мөхәррире Павел Легошинга юл хәрәкәте иминлеген кисәтү мәсьәләләрендә күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт белдерде.