Декабрь башы берничә тарихи датага бәйле – Билгесез солдат Көне, Ватан каһарманнары көне. Патриотик тәрбия бирү , тарихи үткәннәргә хөрмәт һәм алар алдында булган бурычны тәрбияләү максатыннан, “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Батырлык гасырларда яши” исеме астында белем бирү сәгате узды.Чара барышында үз гомерен куркыныч астына куеп, безнең киләчәк өчен көрәшкән батырлар, яу кырында ятып калган, каберләре билгесез каһарманнар турында сүз барды. Каберлекләрне эзләүче тикшерү отрядлары турында да сөйләнелде. Тәрбияче Наталья Набиуллинаны балалар кызыксынып тыңладылар, “Мин хәтерлим, мин горурланам!” исемле электрон презентация карадылар. Чара бер минут тынлык белән төгәлләнде.