Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!
Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәм - әниләр көне белән котлыйм!
Әниләр көне - иң җылы, күңелгә якын, һәркайсыбыз өчен мөһим бәйрәм. Бишектән үк килгән бөек һәм изге ана мәхәббәте безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, уңышка ышанырга ярдәм итә.
Бу матур бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, ярату, хөрмәт хисләрен кабул итеп алыгыз! Йөзләрегездән елмаю, күзләрегездән шатлык очкыннары китмәсен!
Бәхетле булыгыз! Сез күңел җылыгызны биргән балаларыгыз сезне һәрчак сөендереп торсын!
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов