Минзәлә районы тыл ветеранын 90 яше белән котладылар

2019 елның 17 ноябре, якшәмбе

Бүген, 17 ноябрдә, Юртау авылында яшәүче Зәкиев исмәгыйль Зәки улы 90 яшен билгеләп үтә.

Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Юсупов юбилярны котларга килделәр.

Изге теләкләр, җылы сүзләр белән алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләген тапшырдылар, аңа сәламәтлек, иминлек. күңел тынычлыгы. якыннарының кайгытуын тоеп яшәвен теләделәр.

Исмәгыйль Зәки улы Минзәлә районының айман авылында дөньяга килгән. Лаеклы ялга кадәр "Мензелинский" симертү комплексында тракторчы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән 6 бала үстергәннәр.

Бүген 4 оныгы, бер оныкчыгы ветеран янына килеп йөриләр..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International