Бөртекчән тренерлык эше һәм спортчыларның фидакарьләрчә уены бәрабәренә районыбызда футбол юнәлеше яңа, хәзер инде федераль дәрәҗәгә менде.
Минзәлә футболчылары "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Балалар спорты" федераль партия проекты кысаларында Чистай шәһәрендә узган "Ишегалды футболы" ярышлары финалында җиңү яуладылар. Ул чагында федераль дәрәҗәдәге финал Санкт-Петербургта узачак дип хәбәр ителсә дә, вакыт белән кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, гомумроссия күләмендәге уеннар уздыру урыны итеп Мәскәү сайланды.
Бүген Минзәләнең "Олимп" теннис үзәге янында спорт мәктәбе җитәкчелеге, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре, тренерлар, ата-аналар, гомумән, спорт сөючеләр районның җыелма командасын Мәскәүгә озатты.