29 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе төгәлләнүе, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде һәм журналистларны кызыксмындырган сорауларга җавап бирде.
Тр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, үсемлекчелек елын төгәлләнгән дип санарга була. Хәзер тармакка алдан нәтиҗә ясарга була.
Кукурузның исәпләмичә, тулаем ашлык җыемы 4,25 млн тонна тәшкил итте, гектар уңышы – 30,1 ц/га. Уңыш буенча алдынгылар: Тукай районы (40,4 ц/га), Мамадыш районы (40,2), Зәй районы (40,1), Актаныш (40,1 ц/га) районнары. Ашлык суктыру буенча лидерлар: Тукай (175,3 мең тонна), Арча (175,1), Актаныш (170,7), Минзәлә (170,4) районнары.
Кукуруз мәйданы 203 мең га (201,5 мең га 2018 елда.), шуларның – 50 мең га бөртеккә суктырылачак. Бүгенге көнгә тулаем җыем 74,3 мең тонна, уңыш - 51,8 ц/га.
Шикәр чөгендеренең иң күп мәйданы Зәй (9,3 мең га), Буа (8,9), Сарман (8,5), Тәтеш (5,8), Нурлат (5,4) районнарында. Иң күп уңыш Тәтеш (530 ц/га), Зәй (517), Минзәлә (506), Актаныш (480 ц/га) районнарында.